Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Мәгариф һәм фән министры II төбәкара “Болгар - Туган тел” форумында катнашучылар белән очраша
Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 600ләп яшүсмер татар телен һәм мәдәниятен өйрәнә, туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерә
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә ТР Премьер министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Болгар” музей-тыюлыгында уздырыла торган II төбәкара “Болгар - Туган тел” форумында катнашучылар белән очраша.
Бу хакта әлеге министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп үтик: форум эшен кичә, 23 июнь көнне башлады. Анда Татарстанның барлык районнарыннан һәм Россиянең дистәдән артык төбәгеннән 14-17 яшьлек 600ләп яшүсмер катнаша. Форум 29 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
“Болгар - Туган тел” форумы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “Сәләт” фонды белән берлектә оештырыла. Лагерьның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калуга киңлек булдыруга, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз