ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Каһирәдә гарәп телен тирәнтен өйрәнү буенча курслар оештыра
Гарәп телен тирәнтен өйрәнү курсларында республиканың башка уку йортларыннан да укытучылар катнашачак
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Ислам университетының укыту эшләре буенча проректоры һәм гарәп теле мөгаллимнәре Коръән иңдерелгән телне тагын да камилләштерү максатыннан, Каһирәгә (Мисыр) китте.
Бу сәфәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган.
Гарәп телен тирәнтен өйрәнү курсларында республиканың башка уку йортларыннан да укытучылар катнашачак, ә РИУдан алар өчәү, дип хәбәр итә университетның рәсми сайты.