Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларына дуңгызчылык һәм итчелекне интенсив үстерү юллары хакында сөйләячәкләр
Татарстан агробизнес кадрларының белемен арттыру институты базасында республика крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өчен укулар башланды
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Татарстан агробизнес кадрларының белемен арттыру институты базасында республика крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өчен укулар башланды. Аларга республикада дуңгызчылык һәм итчелекне интенсив үстерү юллары хакында сөйләячәкләр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына әлеге институттан хәбәр иттеләр.
Крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә Татарстанда интенсив технологияләр ярдәмендә ит җитештерү күләмен ничек арттырып булуы турында сөйләячәкләр. Алар шулай ук үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында җитештерү күләмнәрен арттыру резервлары хакында да беләчәк. Көзге һәм язгы культура чәчүлекләренә мониторинг үткәрүгә, шулай ук югары уңыш алуда алынгы тәҗрибәгә аерым игътибар биреләчәк.
Язгы чәчү кампаниясе алдыннан крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә тагын бер тапкыр соңгы елларда Татарстанда урнашкан экстремаль-климат шартларында игенчелекнең үзенчәлекләре хакында искәртәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз