news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон проекты өченче укылышта кабул ителде

ТР Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон проекты өченче укылышта кабул ителде

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»гы закон проекты ТР Дәүләт Советы утырышында икенче һәм өченче укылышларда кабул ителде.

Закон проектына кертелгән 13 төзәтмәнең берсе дә яклау тапмавын билгеләп үтәргә кирәк. Күп кенә төзәтмәләрнең авторы депутат Александр Штанин булды. Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әгъзалары аларны закон проектының асылын киңәйтә дип таптылар. ТР Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү РФ субъектлары башлыкларының вәкаләтләрен билгеләүнең яңа тәртибе турындагы федераль закон белән бәйләнгән, ә депутат Штанин төзәтмәләре Татарстанның икътисади һәм сәяси тормышының бөтенләй башка якларына кагыла, дип белдерде профильле комитет рәисе Александр Федоров. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, бүген республика парламенты “Татарстан Конституциясен кардиналь тикшерү мәсьәләсен куймый, депутат Штанинның аның барлык маддәләренә кагылырга омтылуы бүгенге утырыш бурычына керми”.

ТР Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон проектының тексты беренче вариантта, төзәтүләрсез кабул ителде. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, якын көннәрдә документ Татарстан Республикасы Президентына кул кую өчен җибәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot