news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Конституцион суды вәкилләре казанлыларга бушлай консультация бирә

Консультация “ТИСБИ” идарәсе университеты базасында уза

  (Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә 10.00-14.00 сәгатьләрдә “ТИСБИ” идарәсе университеты базасында ТР Конституцион суды вәкилләре төрле яшьтәге казанлыларга бушлай консультация бирә

Гражданнарга бу мөмкинлек “Татарстан Республикасы Студентлар лигасы” Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән ТР Конституцион суды арасында бушлай юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешү нигезендә тәкъдим ителә.

Килешү узган уку елы башында гамәлгә ашырыла башлады. 2013-2014 елларда 50 дән артык мөрәҗәгать кабул ителде. Бу юлы бушлай консультация 5 февральдә бирелә башлады һәм уку елы ахырына кадәр дәвам итәчәк. Очрашулар махсуслашкан вузларда урнашкан Казанның 6 юридик клиникаларында узачак.

Казанлылар прокуратурага мөрәҗәгать әзерләү буенча киңәш сорау, мирас мәсьәләләрен хәл итү, кулланучылар хокукларын яклау, тузган торак проблемасын хәл итү кебек мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә, дип белдерә “Татарстан Республикасы Студентлар лигасы” Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot