news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Кече һәм урта бизнес ассоциациясе вәкилләре Бөтенкырым I эшлекле форумында катнашачак

Ассоциация президенты анда доклад белән чыгыш ясарга ниятли

 (Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать 9.00 дә Симферопольда Бөтенкырым I эшлекле форумы була. Чарада ТР Кече һәм урта бизнес ассоциациясе вәкилләре дә катнаша. Ассоциация президенты Хәйдәр Хәлиуллин “Кече һәм урта бизнесны үстерүдә эшмәкәрләрнең иҗтимагый оешмалары роле” темасына доклад белән чыгыш ясаячак.

Форум 8 секциягә бүленеп эшләр дип планлаштырыла. Анда җитештерү һәм эшкәртү, яңа икътисади шартларда хосусый медицинаның үсеше, Кырымның авыл хуҗалыгы өлкәсендә хәле, үсештә булган бизнес өчен финанслар сайлау, потенциаль инвесторларга инвестицион проектларны тәкъдим итү ысуллары һ.б. хакында фикер алышу көтелә.

Форум ахырында нәтиҗәләр ясап, резолюция кабул ителәчәк, диелә ТР Кече һәм урта бизнес ассоциациясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100