Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР ике ведомствосында яңа системалар сыналачак
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән Мәгълүмат технологияләре үзәге тәҗрибә мәйданы булачак
(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка максатчан программаларны исәпкә алу буенча дәүләт автоматлаштырылган системасы һәм капитал салулар программасын формалаштыру, мониторингының мәгълүмат-аналитика системасы тәкъдим ителде. Презентацияне ТР икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин үткәрде. Аның сүзләренә караганда, бу системалар кабул ителү белән, республикада дәүләт идарәсе системасында яңа этап ачылачак.
Максатчан программаларны исәпкә алу буенча дәүләт автоматлаштырылган системасын эшләү 3 ел дәвамында алып барылган. Марат Сафиуллин белдергәнчә, әлегә Россиядә мондый программаларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе юк. Аның механизмы теге яки бу максатчан программаның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле гамәлгә ашырылуын бәяләргә ярдәм итә һәм аны кайчан туктатырга кирәклеген яки төп параметрларына төзәтмәләр кертү зарурлыгын билгели. Әлеге автоматлаштырылган система бюджет чыгымнары белән идарәнең нәтиҗәлелеген яхшырту, программалар белән идарә һәм аларны мониторинглау, аларның нәтиҗәлелеге белән идарәне күздә тотып эшләнгән. Бүген системаны презентацияләү “Татарстан балалары”, “Электрон Татарстан” максатчан программаларын гамәлгә ашыру мисалында алып барылды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика министрлыкларында максатчан программаларны исәпкә алу буенча дәүләт автоматлаштырылган системасын куллынылышка кертүне хуплады. “Бәлки, хәзер бу система камил дә түгелдер. Министрлыклар аның белән эшли башлауга, системаны камилләштерәчәкбез”, - диде Президент. Аның белдерүенчә, кулланылышка керткәч кенә автоматлаштырылган системада нәрсә баруын һәм нәрсәләрне эшләп бетерү кирәк булуын күреп булачак. Республика башлыгы максатчан программаларны исәпкә алу буенча дәүләт автоматлаштырылган системасын һәм капитал салулар программасын формалаштыру, мониторингы буенча мәгълүмат-аналитика системасын кертү хакында барлык министрлыкларга җиткерү бурычын куйды. ТР Президенты кушуы буенча, министрлыкларда белгечләрне укыту семинарлары оештырылачак.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Мәгълүмат технологияләре үзәге бу ике системаны сынап карау буенча тәҗрибә мәйданы булачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз