Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^ТР халыкны социаль яклауны тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссиясенең утырышы узды
^ТР халыкны социаль яклауны тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссиясенең утырышы узды
(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында халыкны социаль яклауны тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссиясенең утырышы узды. Аны комиссиянең рәисе – ТР социаль яклау министры Клавдия Новикова алып барды.
Утырышта аерым категория кешеләргә дарулар, теш һәм колак протезлары, реабилитацияләү техник чаралары, санатория һәм курортларда дәвалану өчен ташламалар бирү турында сүз барды.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева белдерүенчә, 2005 елны республика дәрәҗәсендәге ташлмалар белән кулланучыларны дару препаратлары белән тәэмин итү өчен 314 миллион сум акча бүленгән булган. Агымдагы елга да шул күләмдә акча каралган. 2006 елның 26нчы февраленә 43, 333 мең сумлык финансланган.
Бүгенге көндә рецептлар буенча дарулар 191 махсуслашкан аптека учреждениеләрендә җибәрелә. Элек дарулар рецепты бер айга гына язылса, ягъни шул дәвер өчендә дару булмаса аны яңадан табибка барып яздырту мөһим иде, хәзер аның вакыты чикләнми.
Бүгенге көндә барлыгы 4 856 табиб һәм 955 фельдшер ташламалы рецептлар язу хокукына ия.
Утырышта ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Чыңгыз Мәхмүтов рецептлар язуның электрон базасын булдыру кирәклеген әйтте. Фәридә Яркәева 700 мең сумлык компьютерлар сатып алынуын һәм бу елның азагына кадәр әлеге эшнең җайланырга тиешлеген ассызыклады.
Шулай ук утырышта социаль хезмәтләрдән баш тартучылар, ягъни аны акчага алмаштыручылар мәсьәләсенә тукталдылар. Бүгенге көндә хроник авырулар һәм инсулинга бәйле кешеләр өчен барлык чаралар да каралган. Хәзер авыруларны сырхауханәләрнең процедура бүлмәләрендә һәм стационарларда кабул итәләр. “Һәр кеше белән якын килеп аерым эшләү каралган”, - диде Фәридә Яркәева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз