Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^ТР Халыклар дуслыгы йортында М.Җәлилне искә алалар
^ТР Халыклар дуслыгы йортында М.Җәлилне искә алалар
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Иртәгә, ягъни 3 март көнне ТР Халыклар дуслыгы йортында "Гомерем моңлы бер җыр булып яңгырады. Исемем дә яңгырар җыр булып" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак. Муса Җәлилнең 100 еллыгына багышланган чараны "Мәгариф" Ассоциациясе, ТР Халыклар Дуслыгы йорты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар музыка сәнгате кафедрасы оештыра.
ТР Халыклары дуслыгы йортыннан хәбәр итүләренчә, анда республика язучылары һәм шагыйрьләре, Муса Җәлил иҗатын өйрәнүче Рафаэль Мостафин, язучы Галимҗан Гыйльманов, язучы Шаһинур Мостафин, студентлар катнаша.
Кичәдә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Татарстан тарихы кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин үзенең "Муса Җәлил кулъязмалары" исемле китабы белән таныштырыр дип фаразлана.
М. Җәлил иҗаты буенча игълан ителгән бәйге нәтиҗәләре турында "Мәгърифәт" газетасы баш мөхәррире Хөсәен Вәлиәхмәтов сөйләячәк, ә шигырьләрен һәм аның сүзләренә язылган җырларны "Дулкын" бәйгесе дипломантлары башкарачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз