news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков  “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы  утырышын уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте.

Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр – “Татспиртпром” ААҖнең 2014 елдагы һәм 2015 елның 1 нче кварталындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында, 2014 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар күләме буенча тәкъдимнәр, 2015-2016 елларга “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советына һәм ревизия комиссиясенә кандидатлар турында.

Директорлар советы финанслар директоры А.Каюмованың 2014 елда һәм 2015 елның 1 нче кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы докладын тыңлады. 

2014 елда “Татспиртпром” ААҖ 7 904 декалитр алкоголь продукциясе җитештергән. 2014 елда филиаллар һәм “Алкоторг” ҖЧҖ аша сатылган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 7 674 мең декалитр тәшкил иткән. Саф табыш 2014 елда 1 152 млн сум булган. Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 2014 ел өчен 6 375 млн сум кергән.

2015 елның 1 нче кварталында “Татспиртпром” ААҖ 1 323 мең декалитр алкоголь продукциясе җитештергән. 2015 елның 1 нче кварталында филиаллар һәм “Алкоторг” ҖЧҖ аша сатылган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 1 528 мең декалитр булган. Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 2015 елның 1 кварталында 1 392 млн сум кергән.

Директорлар советы 2014 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләү турында карар кабул итүне тәкъдим итте, дип белдерә ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100