ТР Гражданнар обороносы эшләре министрлыгы кичкә “Булгария” һәлакәте урынында эзләү эшләрен төгәлләргә ниятли
“Булгария” судносы һәлакәте нәтиҗәсендә 12 кеше үлгән, 80 кеше коткарылган
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кичкә “Булгария” һәлакәте урынында эзләү эшләрен төгәлләү ниятләнә дип белдерде.
Искәртеп үтәбез, 11 июльдә 11 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча һәлакәттә 12 кеше үлгән, аларның өчесе ир-ат, бер кыз, калганы хатын-кызлар. 80 кеше коткарылган.
Бер хатын-кызның мәете танылган. Якын арада тагын 6 мәетне Республика суд-медицина экспертизасы бюросына җибәрәчәкләр.