ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе начар метеорологик күренешләр турында кисәтә
Мондый һава торышы 21 ноябрьдә 23.00 сәгатьтән 22 ноябрьнең 18.00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе начар метеорологик күренешләр турында кисәтә. Мондый һава торышы 21 ноябрьдә 23.00 сәгатьтән 22 ноябрьнең 18.00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 22 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан буенча урыны белән һәм Казанда көньяк, көньяк-көнбатыштан 15-18 м/с тизлектә җил. Казанда җилнең тизлеге 15 м/с ка кадәр.
ТР да буран, томан вакытында күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булуы фаразлана.
Синоптиклар юлларда кар көртләре һәм бозлавык булуын кисәтә.