news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Кытайда IV Халыкара бию фестивалендә катнаша

Ансамбльнең беренче, фестивальдән тыш чыгышы, 21 июль көнне нефтьчеләр шәһәре – Карамайда була

 (Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Кытай халык Республикасы Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча Синьцзян-Уйгур автономияле районы үзәге – 4 млн халкының 4 меңен татарлар тәшкил иткән Өремче шәһәрендә уздырыла торган IV Халыкара бию фестивалендә катнаша.

Халыкара проектта кыргыз, казакъ, үзбәк, төрек бию коллективлары даими катнашып килсә, татар артистлары анда беренче мәртәбә чакырулы.

нсамбльнең беренче, фестивальдән тыш чыгышы, 21 июль көнне нефтьчеләр каласы – Карамайда була. 22-25 июль көнне исә 200 еллык тарихы булган Өремче шәһәрендә, 26 июльдә исә борынгы уйгур шәһәре Аксуда чыгышлар көтелә.

Концерт программасына ансамбльнең иң яхшы номерлары, аерым алганда, “Идегәй” татар халык эпосларына нигезләнгән “Идел-йорт”, шулай ук “Кетеки”, “Ярмәк”, “Фантазия” инструменталь-хореографик, “Алпамша” вокаль-инструменталь, “Җырла”, “Җымытым” вокаль-хореографик композицияләре, “Каз канаты”, “Шестяк”, “Буталдым”, “Зәңгәр томан”, “Тыпырдык”, “Керәшен чабатасы”, “Казан сөлгесе” биюләре, “Ямщикәй”, “Ахун көе”, “Нижгар такмаклары” вокал номерлары кергән. Кытайда яшәүче тамашачы татарларның борынгы сирәк уен коралларын да ишетәчәк, дип хәбәр итә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100