Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәннәр академиясе Мәскәүдә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган китаплар тәкъдим итте
Татарстан Фәннәр академиясе Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнгән яңа китаплар сериясен тәкъдим итте. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.
Республиканың башкаладагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтына һәм аның директоры Радик Салиховка очрашуны оештырганнары, мәскәүлеләргә сугыш елларындагы героик вакыйгаларны яктырткан яңа басмалар белән таныштыру мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Радик Салихов, үз чиратында, Тулы вәкаләтле вәкиллек һәм Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. Ул 2015 елда биредә җиде томлык «Татарлар тарихы» хезмәте тәкъдим ителүен искәртте.
Авторлар китаплар сериясен әзерләү юнәлешендәге эш турында сөйләде. «Җиңү календаре. Татарлар һәм татарстанлылар Бөек Ватан сугышы елларында. 1941-1945» басмасына аерым игътибар бирелде. Сугыш чорының һәр көне аерым бүлек рәвешендә тәкъдим ителгән, анда фронттагы вакыйгалар тасвирланган.
Әзерлек барышында киң комплекслы чыганаклар файдаланылган. Китапка фронтта чыккан татар газеталары, республика территориясендә хәрби частьләрнең оешу тарихы турында материаллар, шулай ук Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен керткән меңнән артык сугыш ветераны хакында мәгълүматлар кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз