Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР делегатлары Ульяновскида “Бердәм Россия” конференциясендә катнаша
Бүген Ульяновскида Идел буе төбәкләренең социаль һәм икътисади үсешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышалар
(Ульяновски, 9 сентябрь, "Татар-информ", Алия Сабирова). Бүген Ульяновскида Идел буе төбәкләренең социаль һәм икътисади үсешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышалар. Биредә “Бердәм Россия”нең “2020 елга кадәр Идел буе төбәкләренең социаль һәм икътисади үсеш стратегиясе. 2010-2012 елларга программа” темасына багышланган Халыкара конференциясенең беренче этабы башлана.
Конференциядә Татарстан делегациясе дә катнаша. Аның составында - “Бердәм Россия” Татарстан бүлеге сәяси совет секретаренең беренче урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, “Бердәм Россия” Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин, шулай ук Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре бар. Барлыгы 20дән артык делегат.
Конференция төрле секцияләрдә эшләячәк. Һәр төбәк ил җитәкчелеге белән “Бердәм Россия” партиясе Идел буе федераль округының киләчәк үсеше өчен өстенлекле дип билгеләгән 6 тармакта берәр проект тәкъдим итәчәк.
Проектларны Идел буе федераль округы төбәкләреннән 250дән артык делегат бәяләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз