Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Дәүләт Советы Рәисе Ярославльдә узучы Бөтендөнья сәяси форумында катнаша
“Бүгенге дәүләт: демократия стандартлары һәм нәтиҗәлелек критерийлары” дигән шигарь астында узучы Бөтендөнья сәяси форумы ике көн дәвам итәчәк
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). “Бүгенге дәүләт: демократия стандартлары һәм нәтиҗәлелек критерийлары”. Бүген Ярославльдә әнә шундый шигарь астында ике көнлек Бөтендөнья сәяси форумы башлана. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
Быел үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтүче Ярославль дөньяның күп кенә илләреннән абруйлы дәүләт һәм сәясәт эшлеклеләре, бизнес, фән һәм мәгариф вәкилләре, сәясәт белеме, икътисад һәм хокук өлкәсендәге экспертларның очрашу урынына әвереләчәк.
Бәхәсләр 9 телдә алып барылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз