news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы Экология комитеты әгъзаларының күбесе АЭС төзүгә һәм Түбән Кама сусаклагычында су биеклеген күтәрүгә каршы чыгыш ясады

ТР Дәүләт Советы Экология комитеты әгъзаларының күбесе АЭС төзүгә һәм Түбән Кама сусаклагычында су биеклеген күтәрүгә каршы чыгыш ясады

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). ТР Дәүләт советының Экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану комитеты әгъзалары бүгенге утырышта 2005-2010 елларга исәпләнгән ТР Социаль–икътисади үсеш программасы проектында Татар АЭСы төзүгә һәм Түбән Кама сусаклагычында су биеклеген күтәрүгә каршы тавыш бирде.

Депутатлар тарафыннан төзәтмәләр таблицасы әзерләнгән. Шуңа бәйле рәвештә Татар АЭСы төзү яңартылу һәм Түбән Кама ГЭСында сусаклагыч биеклеген проектта каралган 68 метр дәрәҗәсенә күтәрү пунктлары төшереп калдырылган. Аның урынына алар 2005-2010 елларга исәпләнгән ТР Социаль-икътисади үсеш программасы проектына энергетик куәтләрне арттыруга тиңдәш чыганаклар эзләү пунктын кертергә тәкъдим итәләр. Өстәвенә, парламентарийләр төзәтмәләр таблицасына киләсе елда 200 еллыгын билгеләп үтәчәк Казан зоопаркын реконструкцияләү һәм үстерүгә акча бүлеп бирү пунктын кертергә ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100