news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^ТР Дәүләт Советы депутатлары ТР Социаль-икътисади үсеш программасыннан Татар АЭС төзелеше турындагы пунктны чыгару өчен тавыш бирде

^ТР Дәүләт Советы депутатлары ТР Социаль-икътисади үсеш программасыннан Татар АЭС төзелеше турындагы пунктны чыгару өчен тавыш бирде

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Дәүләт советы утырышында “2005-2010 елларга ТР социаль-икътисади үсеше программасын раслау турында”гы республика закон проекты буенча фикер алышу бара.

Исегезгә төшерәбез, каралган программаның ике мәсьәләсе көчле бәхәсләр һәм иҗтимагый кайтаваз уятты – Татар АЭС төзелешен яңарту ихтималы һәм Түбән Кама ГЭС сусаклагычының биеклеген проекттагы 68 метрга күтәрү.

“2005-2010 елларга ТР социаль-икътисади үсеше программасын раслау турында”гы республика закон проектын республика парламентына ТР Президенты кертте. Программада икътисади һәм социаль өлкәнең тотрыклы үсеше, тулаем республика продукты һәм республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәрне арттыру нигезендә республика халкының тормыш сыйфатын нормативтан түбән булмаган дәрәҗәдә тәэмин итү, икътисадта структур үзгәрешләр һәм хәерчелек дәрәҗәсен киметү күздә тотыла.

Документ җиде бүлектән тора, алар социаль-икътисади сәясәтнең төп юнәлешләренә, фәннең өстенлекле юнәлешләре үсешенә, программаны гамәлгә ашыру белән идарә итүгә, программаның гамәлдәге һәм яңа программалар һәм стратегияләр белән бәйләнешенә, гомуми йомгакларга багышланган. Аны гамәлгә ашыруга федераль һәм республика бюджетыннан, җирле бюджетлардан, бюджеттан тыш фондлардан, үзебезнең һәм чит инвесторларыннан акчалар, заемнар һәм башка средстволар җәлеп итү планлаштырыла.

Программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 2010 елга түбәндәге күрсәткечләргә ирешү ниятләнә: Татарстан халкының уртача хезмәт хакы – 14403 сум, җан башына аена акча кереме – 14 мең сум, тормыш озынлыгы – 69,1 яшь, торак белән тәэмин ителеш – бер кешегә 23 квадрат метр мәйдан, ТРП – 780 миллиард сум.

ТР ДС Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Гәлиев хезмәттәшләренә комитет хуплаган һәм икенче укылышка тәкъдим иткән 160 төзәтмәле таблицаны тәкъдим итте. Программадан Татар АЭС төзелеше турындагы пунктны чыгару тәкъдиме иң мөһим төзәтмәләрнең берсе булып тора. Әлеге төзәтмә өчен “Татарстан – яңа гасыр” депутат төркеме, ДС Экология, табигать ресурслары һәм җирдән файдалану комитеты, депутатлар Сергей Осколок һәм Александр Штанин чыгыш ясады. Парламентарийлар комитет хуплаган төзәтмәләр белән килеште. Икътисад комитеты Түбән Кама ГЭС сусаклагычының биеклеген проекттагы 68 метрга күтәрү турындагы пунктны чыгару төзәтмәсен кире какты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100