news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР Дәүләт Советы депутатлары, “бердәмроссиялеләр” Лядской бакчасын тәртипкә китерде
Римма Ратникова: “Минем өчен өмә - туган шәһәребезнең чисталыгы ул”
Скопировать ссылку
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Бүген иртән ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика парламенты Аппараты хезмәткәрләре һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге хезмәткәрләре традицион язгы өмә кысаларында Лядской бакчасы территориясен чүп-чардан чистартты.
Чарада, аерым алганда, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин катнашты.
Өмәдә катнашучылар кыштан калган чүп-чарны җыештырды, паркның ташландык участокларын тәртипкә китерде. Лядской бакчасыннан барлыгы ике “КАМАЗ” чүп-чар чыгарылды.
“Минем өчен өмә - туган шәһәребезнең чисталыгы ул. Без инде берничә ел рәттән Лядской бакчасы территориясен тәртипкә китерәбез. Бүген хезмәтебезнең нәтиҗәсен дә күрергә мөмкин: хәзер мин моннан бер ел элек өмәдә берничә депутат белән бергәләп утырткан яшь усак янында басып торам. Ул яңа урында матур булып үсеп китте. Бу безнең эшебезнең юкка чыкмавы, яшәве һәм чәчәк атуы хакында сөйли”, - дип ассызыклады Римма Ратникова.
Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, “Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының төбәк Советы рәисе Валентина Липужина әйтүенчә, өмә үткәрү – балачактан гадәткә кергән күркәм традиция. “Кыштан соң шәһәрне тәртипкә китерү – һәр кешенең бурычы. Иң мөһиме шул – биредә яхшы кәеф хөкем сөрә, кояш көлә һәм барысы да искиткеч яхшы”, - дип ассызыклады парламентарий.
“Өмә - ул уртак бәйрәмебез, хәзер аның бернинди сәяси мотивы да юк. Иң мөһиме – шәһәрне чиста һәм нурлы итү”, - диде Виктор Бударин. Ул шулай ук “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләренең елның-елында әлеге паркны кыштан калган чүп-чардан арындыруы хакында хәбәр итте. Моннан тыш, бүген һәр районда “бердәмроссиялеләрнең” чистарта торган үз территорияләре бар.
ТР Дәүләт Советының законлылылк һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногмановның сүзләренә караганда, өмә - көчне берләштерергә, коллективны тупларга һәм кәефне күтәрергә мөмкинлек бирә торган вакыйга ул.
Искәртеп узабыз, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге барлык сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмаларга, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, мәктәп укучылары һәм студентларга, республика халкына шәһәр һәм районнарны тәртипкә китерү буенча традицион язгы айлыкта активрак катнашырга чакырып мөрәҗәгать итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot