news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы депутатлары 30 август – Татарстан Республикасы оешу көне турындагы республика законына үзгәрешләр кертергә әзер

ТР Дәүләт Советы депутатлары 30 август – Татарстан Республикасы оешу көне турындагы республика законына үзгәрешләр кертергә әзер

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген республика парламенты утырышында “30 август – Татарстан Республикасы оешу көнен бәйрәм көне дип игълан итү турында”гы ТР Законы преамбуласына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Искәртеп узабыз, РФы Югары суды Гражданнар эшләре буенча суд коллегиясенең “30 август – Татарстан Республикасы оешу көнен бәйрәм көне дип игълан итү турында”гы ТР Законы преамбуласының “ТР дәүләт суверенитеты” сүзләре өлешендә гамәлдән чыкканлыгын билгеләгән карарын үтәү йөзеннән, ТР ДС Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты тиешле закон проект әзерләде. ТР Прокуроры үз вакытында РФ Югары судына Закон преамбуласының күрсәтелгән нигезләмәләренең яраксызлыгын раслау турындагы кассацион аңлатма белән мөрәҗәгать иткән иде. РФ ЮС үз карарында РФ Конституция судының “РФ Конституциясендә РФ суверенитетыннан башка суверенитет иясе булу каралмаган. РФ суверенитеты бердәм дәүләт хакимияте системасында ике дәрәҗәдәге суверен хакимият булуны кире кага” дигән күрсәтмәсен китерде.

Шулай итеп, яңа закон проекты преамбуласында түбәндәге формулировка китерелә: “ТР Югары суды ТР дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне игълан итүне билгеләп үтү йөзеннән, 30 август – ТР оешу көнен – ТР халык бәйрәме дип игълан итү турында карар чыгара”.

Депутатлар “30 август – Татарстан Республикасы оешу көнен бәйрәм көне дип игълан итү турында”гы ТР Законы преамбуласына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты беренче укылышта кабул итү өчен тавыш бирде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100