news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР Дәүләт киңәшчесе вазифасы булдыру ТР Конституциясенә үзгәрешләр керттерде
ТР парламенты депутатлары шуның өчен күпчелек тавыш бирде
Скопировать ссылку
(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген көннең икенче яртысында Татарстан парламентының тугызынчы утырышында депутатлар “Татарстан Республикасы Конституциясенең 75, 76, 94 статьяларына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР законы проектын икенче укылышта кабул итте. Бу исә ТР Дәүләт киңәшчесе вазифасын гамәлгә куюга турыдан-туры бәйле.
Бу документ белән, ТР Конституциясенең 75 статьясына, Татарстан Республикасы Законы нигезендә, ТР Президенты тәкъдиме буенча ТР Дәүләт киңәшчесен билгеләү турындагы пунктны өстәп, Дәүләт Советы вәкаләтләре исемлеген тулыландырып, үзгәреш кертү каралган. Шуңа ярашлы рәвештә, 94 статьяда ТР Дәүләт Советына, ТР Дәүләт киңәшчесе вазифасына кандидатура тәкъдим итү турында пункт өстәп, ТР Президенты вәкаләтләрен тулыландыру тәкъдим ителә. 76 статьяда исә закон чыгару инициативасы хокукы турында сүз бара, элеккеге исемлеккә, ТР Министрлар Кабинетыннан соң, ТР Дәүләт киңәшчесе дә өстәлә.
Әлеге законны гамәлгә ашыру исә республика бюджетыннан нинди дә булса өстәмә чыгымнар таләп итми.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot