ТР дәүләт хакимияте органнарының мәгълүмат-аналитика системасын камилләштерү буенча эш дәвам итә
Бүгенге көндә ТР Икътисад министрлыгында системаны дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен кулланыла торган күрсәткечләр белән тулыландыру бара
(Казан, 1 март, “Татар-информ”). ТР Икътисад министрлыгында ТР дәүләт хакимияте органнарының мәгълүмат-аналитика системасын камилләштерү һәм модернизацияләү буенча эш дәвам итә.
Дәүләт хакимияте органнарының мәгълүмат-аналитика системасы идарә чишелешләренең нәтиҗәлелеген күтәрүгә исәпләнгән. Бүгенге көндә ТР Икътисад министрлыгында системаны дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен кулланыла торган күрсәткечләр, социаль-икътисади үсеш фаразларын эшләү өчен кирәкле мәгълүматлар белән тулыландыру бара. Алга таба яңа программа чаралары ярдәмендә, конкрет сценарий шартлары белән республика территорияләре үсешенең төрле вариантлары эшләнәчәк. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.