news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус билгеләнешле авиаотряды су төрләре буенча Дөнья чемпионатына тулысынча әзер

Чемпионат вакытында файдаланылышта булган барлык авиация техникасы эшкә җигеләчәк

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус билгеләнешле авиация отряды Казанда үткәреләчәк спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә тулысынча әзер.

Бу хакта бүген авиация отряды базасында уздырылган күчмә матбугат конференциясендә ТР буенча ЭЭМның махсус билгеләнешле авиация отряды командиры урынбасары, штаб башлыгы, полиция подполковнигы Фаил Заһидуллин хәбәр итте (алдан отряд командиры Фларит Мәүлеткулов очрашуда катнаша диелсә дә, аның авырып киткәнлеге беленде).

Ф.Заһидуллин сүзләренчә, отрядның личный составы булачак чараларны авиация техникасы белән тәэмин итәргә тулысынча әзер. 2013 елда ТР башкаласында үткәрелгән Универсиада тәҗрибәсен исәпкә алганда, чемпионат вакытындагы төп очышлар ТР буенча ЭЭМның авиаотряды техникасында башкарылычак. Хәзерге вакытта барлык инструкцияләр җентекләп эшләнелгән.

“Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында шәһәр территориясендә һава киңлеген файдалануга чикләүләр кертелә. Әмма без моңа әзер, барысы да килештерелгән. Файдаланылышта булган бөтен авиация техникасы эшкә җигеләчәк. Һава экипажлары тәүлек әйләнәсендә кизү торачак”, – дип сөйләде Фаил Заһидуллин.

Хәзерге вакытта отрядта R-44 “Robinson”, “Ка-226”, “Ансат-К”, “Ми-8АМТ” вертолетлары, “Элерон-10” һәм “Элерон-10СВ” пилотсыз очу аппаратлары комплекслары, шулай ук бәйләп куела торган “ОКО” аэростаты базасындагы дистанцион күзәтү комплексы исәпләнә. Командир урынбасары сүзләренә караганда, ел ахырында авиация паркына вертолет тибындагы пилотсыз очу аппараты кайтартылырга тиеш.  “Әлегә аның нинди модельдә булачагы билгеле түгел. Су төрләре буенча Дөнья чемпионатын уздырганда, бу төр аппаратка ихтыяҗ әллә ни зур түгел. Ник дигәндә, бүген отряд заманча техника белән тулысынча җиһазландырылган”, – дип билгеләп узды Фаил Заһидуллин.

Шунысына игътибар юнәлтү зарур: ЭЭМның махсус билгеләнешле авиация отряды алдында эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм кирәк–яракларын ташу, һава патрулен оештыру, һавада килеш күзәтү һәм эзләү, полициянең махсус бүлекчәләрен бер урыннан икенче урынга күчерү бурычы тора.

2007 елның апрелендә оешкан әлеге авиаотряд мөмкинлекләре зур мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары уздырганда җәмәгать тәртибен һәм иминлеген тәэмин иткәндә, оператив вазгыятне контрольдә тоту максатыннан, актив файдаланыла.  Әмма отряд эшчәнлеге моның белән генә чикләнми. Әйтик, ел башыннан махсус билгеләнешле авиация отряды хезмәткәрләре ярдәме белән 1 җинаять эше һәм административ хокук бозу турында 34 эш ачылган. Шулай ук эзләүдә булган 1 машина табылган, 3 браконьерлык очрагы ачыкланган, отрядның авиация техникасы катнашында 20дән артык чара үткәрелгән һ.б.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100