ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында нәсел хуҗалыкларының эш йомгаклары турында фикер алыштылар
Барлыгы 4237 баш нәселле бозау сатылган, шул исәптән нәсел заводларында - 1003 баш, нәсел продукторларында - 3234 баш
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә «2015 елның 7 аенда нәсел хуҗалыкларының эш йомгаклары һәм токымлы таналар сату мәсьәләләре» темасы буенча киңәшмә булды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Чарада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илсур Закиров һәм шул оешма белгечләре, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре, нәсел предприятиеләре директорлары катнашты.
Киңәшмәне ачып, Марат Әхмәтов, Татарстан өлешенә Россия Федерациясендә җитештерелгән сөтнең 8 проценты туры килә, елына кимендә 6500 кг сөт бирә торган сыерлардан токымлы бозаулар санын арттырырга кирәк, дип билгеләп үтте.
Нәсел хуҗалыкларының 7 айлык эш йомгаклары һәм токымлы таналар сату турындагы доклад белән Илсур Закиров чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, 1 сыердан уртача савым 3777 кг тәшкил итә (узган елга караганда, артым - 372 кг), гомуми савым – 203,7 мең тонна (12 процент). Барлыгы 4237 баш нәселле бозау сатылган, шул исәптән нәсел заводларында - 1003 баш, нәсел продукторларында - 3234 баш.
Балтач муниципаль районының нәсел заводларында яшь бозаулар яхшы сатылган, Тукай ис. ҖЧҖ - (340 сыердан 68 баш), «Яңа Тормыш» ҖЧҖ - (460 сыердан 80 баш), «Татарстан» АХП ҖЧҖ - (650 сыердан 78 баш).
Киңәшмәдә шулай ук хуҗалыкларның савым сыерлар өчен энергиягә бай һәм югары аксымлы азыкларга (ашлык технологиясе буенча кукуруз, рапс сыгынтысы) ихтыяҗы турында фикер алыштылар.
Министр Марат Әхмәтов 1 сыерга 3 кг исәбеннән ашлыкка кукуруз чәчү бурычын куйды.
Сүз уңаенда, нәсел хуҗалыкларында 54,3 мең баш сыер бар. Республикада 230 мең га кукуруз чәчелгән, бер гектардан 50 центнер уңыш алына.