news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы предприятиеләренә кредит бирү перспективалары хакында фикер алыштылар

Очрашуда шулай ук язгы кыр эшләрен башкару чорында тармак предприятиеләре өчен процент ставкаларын киметү мөмкинлеге хакында фикер алышынды

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанның Игенчеләр сараенда узган очрашуда “Россия авыл хуҗалыгы банкы” ААҖнең идарә рәисе Дмитрий Патрушев һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов Татарстанда яңа агросәнәгать проектларын үстерү проектлары һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләренә кредит бирү мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Очрашуда “Россия авыл хуҗалыгы банкы” ААҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Рәис Хәмзин, шулай ук «Татмелиорация» ААҖ, «Вамин-Татарстан» ААҖ, «Рацин» дәүләт унитар предприятиесе, «Агросила групп» ААҖ, «Татплодоовощпром» ЯАҖ, «Ак Барс» холдинг компаниясе ААҖ һәм башкалар катнашты.
Очрашуда Минсәгыйрь Нуретдинов иң проблемалы мәсьәләләр һәм Татарстан авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләренең банк белән эшләвенә бәйле перспективалар хакында фикер алышырга тәкъдим итте. Дмитрий Патрушев искәртеп узганча, банкның Татарстандагы филиалы инде 2006 елдан бирле эшли, бүгенге көндә биредә 33 өстәмә офис үз эшчәнлеген алып бара. Филиалның кредит портфеле 17 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Банкның төп заемчылары – авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләре.
“Кредит портфеленең авыл хуҗалыгы тауар производствосындагы өлешендәге күләме 3,5 процентка якын тәшкил итә. Бу күрсәткеч банкны да, Татарстан җитәкчелеген дә бизәми. Без бүген үзебезнең производство өлешен арттырырга, портфельне “калынайтырга” һәм Татарстан икътисадына күбрәк акча кертергә мөмкинлек бирүче алдагы үсеш инструментлары турында фикер алышырга телибез”, - диде Дмитрий Патрушев. Шул ук вакытта банк Татарстанның корпоратив клиентлары һәм җитди заемчылары белән алдагы нәтиҗәле хезмәттәшлеккә исәп тота, кече һәм урта бизнес предприятиеләренә дә актив ярдәм күрсәтәчәк.
Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта банк процент ставкаларын киметү өстендә эшли һәм клиент кредит алу өчен бирергә тиешле документлар пакетын гадиләштерә. Очрашуда шулай ук язгы кыр эшләрен башкару чорында тармак предприятиеләре өчен процент ставкаларын киметү мөмкинлеге хакында фикер алышынды.
Узган елда агросәнәгать комплексына кредит-финанс ярдәме күрсәтү “Россия авыл хуҗалыгы банкы”ның төп эшчәнлек юнәлеше булган. Банк авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләре өчен процент ставкаларын 6 тапкыр киметкән, корылыктан зыян күргән авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кредит түләү срогын 3 елга кадәр озайткан. 2011 елның беренче 6 аенда “Россия авыл хуҗалыгы банкы” ААҖнең Татарстан төбәк филиалы кредит портфелен 17,6 процентка арттырырга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100