news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре аграрийларга кичекмәстән кукурузны урып-җыюга керешергә тәкъдим итә

Аномаль эсселек аркасында һәр үсемлекнең ярты яфрагы кибеп беткән

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре ТР аграрийларына кичекмәстән кукурузны урып-җыюга керешергә тәкъдим итә. Аномаль эсселек аркасында һәр үсемлекнең ярты яфрагы кибеп беткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының терлек азыгы җитештерү бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган агрономы Олег Шайтанов хәбәр итте.
Аномаль югары температура һәм туфракта дымның җитмәве сәбәпле быел кукурузның чәкәннәре формалашмады. Хәзер кукуруз үсүдән тулысынча туктады. Аларның һәркайсында 5-6 кипкән яфрак барлыкка килде. Шунлыктан әлеге культураны кичекмәстән урып-җыю эшенә керешергә һәм силоска салырга кирәк.
Галимнәр фикеренчә, быел кукурузны салам белән бергә силослау отышлырак булачак. Силослаган вакытта барлыкка килгән кукуруз согы саламны менә дигән терлек азыгына әверелдәрәчәк, чөнки ул аны шикәр, аксым һәм аминокислоталар белән баетачак. Корылык шартларында мондый терлек азыгының өстәмә запасы бик тә урынлы булачак, дип саный галимнәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100