news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Тоталь диктант” язар өчен Казанда 10 мәйданчык билгеләнгән

Аларның берсе - "Татар-информ" агентлыгы пресс-холлы

 (Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Бу атнада шимбә көнне, ягъни 18 апрель 15.00дә Казанда “Тоталь диктант” халыкара акциясе уздырыла (былтыр ул 12 апрельдә булды). Диктант текстын Татарстан башкаласының 10 мәйданында язып була. Алар арасында – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы матбугат холлы, КФУ (Физика институты бинасы), IT-park, ТР Халыклар дуслыгы йорты, КДМУ, А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ), Казан элемтә электр техникумы, Казан сәүдә-икътисад техникумы, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе һәм “Навигатор кампус” роботехнопаркы. Татарстанда акцияне ТР яшьләренең инициатив төркеме, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе, “Навигатор кампус” роботехнопаркы, ТР Халыклары яшьләр ассамблеясы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештыра.

Искәртеп узабыз: “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Тоталь диктант” текстын Татарстанның атказанган артисты, Д.Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Рамил Вазиев укыячак.

Казанлыларның язма эшләрен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыфилология кафедрасы укытучылары һәм ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе әгъзалары тикшерә, дип хәбәр иттеләр “Татмедиа” АҖнең ММЧ белән элемтә бүлегендә.

“Татар-информ” МА мәйданчыгы (Декабристлар урамы, 2 нче йорт) бары тик массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен генә билгеләнгән. Акциядә катнашу өчен проектның рәсми сайтында мәҗбүри теркәлү, аннары аккредитация узу зарур, моның өчен pr@tatar-inform.ru адресы буенча язып җибәрү кирәк була, чөнки матбугат холлы мәйданчыгы мөмкинлекләре чикләнгән.

Агентлык сайтында акциянең туры видеотрансляциясе планлаштырылган.

“Тоталь диктант” флешмобы кешеләрне рус теленнән ни дәрәҗәдә белемле булулары турында уйларга этәрүне һәм грамоталылыкларын күтәрү теләге булдыруны максат итә, шуңа күрә “Грамоталы язу – ул модалы!” шигаре сайланган. “Тоталь диктант” уздыру идеясе авторы – Новосибирск дәүләт университетының гуманитар факультеты “Глум-клуб” студентлар клубы яшьләре. Беренче “тоталь диктант” исә 2004 елның 11 мартында булган һәм анда 200ләп кеше җәлеп ителгән. Тора-бара проект ил чикләрен узып, мисалга, былтыр 47 илнең 360 шәһәрендә 64 мең кешене (аларның 5750се – чит илдә) диктант язарга җәлеп иткән, онлайн-трансляцияне 52 мең кеше күзәткән. "Тоталь диктант" акциясенә быел 58 илнең 551 шәһәре кушылуы билгеле. 

                                   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100