news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Кахраманмараш провинциясендә 4,8 магнитудалы җир тетрәү булган

Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Кахраманмараш провинциясендә 4,8 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Европа-Урта диңгез сейсмология үзәгенә (EMSC) сылтама белән хәбәр итә.

Җир тетрәү UTC вакыты белән 5.14 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 8.14 сәгатьтә) теркәлгән. Аның үзәге – Гёксун шәһәреннән көньяк-көнчыгышка таба дүрт километрда, чыганагы ике километр тирәнлектә урнашкан.

6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Кахраманмараш провинциясендә тугыз сәгать интервал белән 7,7 һәм 7,6 магнитудалы җир тетрәү булды. Җир асты селкенүләре илнең 11 провинциясендә һәм күрше дәүләтләрдә, шул исәптән Сириядә дә сизелгән. Төркия Хөкүмәте җир тетрәүне «гасыр фаҗигасе» дип атады, илдә 48 меңгә якын кеше табигый бәла-каза корбаны булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100