news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә «Хәзерге заман татар хикәяләре антологиясе» сатуга чыкты

Төркиядә «Хәзерге заман та­тар хикәяләре антоло­гиясе – XXI гасыр» җыентыгы сатуга чыккан. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Антологиягә кер­еш сүзне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла язган. «Йөз елдан артык хикәя татар укучысының яраткан жанры булып тора. Төрек кардәшләребезгә тәкъдим ителгән бу китапта без утыз язучыбызның һәрберсеннән бер хикәя сайладык. Әлбәттә, безнең хикәя язучылар саны күбрәк. Ләкин китап күләме чикле», – диелгән кереш сүздә.

  • «Хәзерге заман та­тар хикәяләре антоло­гиясе – XXI гасыр» җыентыгы Төркиянең «Һәҗә» нәшриятында (Анкара) басылып чыккан. Хикәяләрне төрек теленә Татарс­тан Язучылар берлеге әгъзасы Фатиһ Кут­лу тәрҗемә иткән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100