Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә узган Сабантуйда меңнән артык кеше катнашкан
Төркиянең Искешәһәр провинциясе Османия авылында Сабантуй узды. Бәйрәмдә илнең төрле төбәкләреннән меңнән артык ватандаш катнашты, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә.
Фото: © Татарстанның Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге
Кунаклар өчен Татарстанның атказанган артистлары Ранис Габбазов, Зөлфәт Зиннуров, республиканың халык артисты Вәис Бәйрәмов, халыкара конкурслар лауреаты Гөлия Сәгыева (Габбазова), шулай ук «Сәйдәш» бию ансамбле артистлары катнашында концерт программасы әзерләнде.
Бәйрәм программасында милли спорт ярышлары һәм халык уеннары да булды. Сабантуй мәйданчыгында шулай ук тематик зоналар һәм ял итү мәйданчыклары эшләде, ә кунаклар өчен милли татар ашлары әзерләнде.
Бәйрәм Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм башкалар ярдәмендә оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз