Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә туристлар утырган ике автобус юл-транспорт һәлакәтенә эләккән
Төркиянең Нигдә үзәгендә туристлар утырган ике автобус юл һәлакәтенә эләккән, 12 чит ил кешесе зыян күргән, дип хәбәр итте Dha агентлыгы. Бу хакта РИА Новости яза.
Туристлар утырган микроавтобус Гестерли авылы янындагы трассада баганага бәрелгән. «Юл - транспорт һәлакәтендә Бразилия, Колумбия, Мексика, Боливия, Уругвай, Аргентинадан 12 турист зыян күрде», - дип хәбәр итте агентлык.
Зыян күрүчеләргә ярдәмгә юнәлгән ашыгыч ярдәм автомобиле яңгырдан соң бозлавык булу сәбәпле юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, шул рәвешле алты медицина хезмәткәре зыян күргән, диелә хәбәрдә.
Якынча шушы ук вакытта Акташ авылы янындагы трассада тагын бер туристлар утырган микроавтобус әйләнгән, 59 яшьлек пассажир вафат булган, тагын 27 кеше зыян күргән, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз