news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә су ташкыныннан 14 кеше һәлак булган, тагын 5 кеше хәбәрсез югалган

Тауларда була торган көчле су ташкыны вакытында Төркиянең көньяк-көнчыгышында 14 кеше һәлак булды, тагын 5 кеше хәбәрсез югалды, дип хәбәр итте ТАСС агентлыгы. Көчле явым-төшем аркасында Шанлыурфа һәм Адыяман провинцияләрендә дә йортлар, күперләр һәм юллар су астында калган. «Российская газета» шул турыда яза.

Төркиянең Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе Сөләймән Сойлу хәбәр иткәнчә, югалган кешеләрне эзләү дәвам итә. Ул табигать бәла-казасы булган урынга барган.

Коткаручылар зыян күргән районнарда яшәүчеләрне куркынычсыз урынга күчерә, аларга хәрбиләр дә ярдәм итә.

Метеорологлар кисәткәнчә, төбәктә яңгырлар ким дигәндә тагын ике көн дәвам итәчәк, ул тауларда яңа ташкын агымнарына һәм яңа территорияләрне су басуга китерергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100