news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә җир тетрәү вакытында һәлак булучылар саны 1498 кешегә кадәр җиткән

Төркиядә җир тетрәү аркасында үлүчеләр саны 1498 кешегә кадәр җиткән, дип хәбәр итте гадәттән тыш хәлләр идарәсе (AFAD) башлыгы Юныс Сезер.

«Үлүчеләр саны хәзерге вакытта 1498 кеше тәшкил итә, 8533 кеше яраланган, җимерелгән биналар саны 2834», – диде ул журналистларга. РИА Новости шул турыда яза.

Төркиянең Кахраманмараш провинциясендә 7,4 магнитудалы җир тетрәү иртә белән булды. Ул Сириянең Алеппо, Латакия, Хама һәм Тартус провинцияләренә дә кагылды.

Соңрак сейсмологлар өч дистә тетрәү теркәде, көн уртасында 7,7 магнитудалы яңа көчле тетрәүләр булды. Ливан, Гыйрак, Израиль, Грузия, Абхазиядә җир тетрәү сизелгән, Сочида бераз тетрәү теркәлгән.

Шулай ук Сириянең берничә төбәгендә җимерелүләр турында хәбәр ителде, анда 300дән күбрәк кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100