news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә илнең ярты ел эчендә НАТОдан ашыгыч рәвештә чыгачагы хакында белдерделәр

Төркия инде ярты елдан соң ук Әнкара адресына ясалган провокацион гамәлләр аркасында НАТОдан чыгарга мөмкин. Альянстан чыгу ил өчен «ашыгыч һәм мәҗбүри гамәлгә» әверелде, төрекләр үзләре исә Россиягә һәм Президент Владимир Путинга теләктәшлек күрсәтә башлады, дип белдерде «Родина» партиясе рәисе урынбасары Этем Санчак.

НАТО илләре Төркияне Грециягә каршы куярга тырыша һәм үз провокацияләре белән илне альянстан чыгарга мәҗбүр итә, дип саный сәясәтче. «Төркия 5-6 айдан соң НАТОдан чыгачак. Ул безне Якын Көнчыгыштагы упкынга тартып кертергә тырыша. Ниһаять, Швеция һәм Нидерландта узган Коръәнгә каршы акцияләрне дә күреп торасыз. НАТОдан чыгу ашыгыч һәм мәҗбүри гамәлгә әверелде», - диде ул. Бу хакта Aydınlık газетасы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, сораштыру нәтиҗәләре буенча АКШ сәясәтен җимергеч дип атаган төрекләрнең саны 80 процентка җиткән, шул ук вакытта, Россиягә теләктәшлек белдерүчеләр арта. «Халык якынлашып килгән куркынычны күрде һәм Хөкүмәттән алда барды», - дип өстәде Санчак.

Искәртеп узабыз, 21 гыйнварда Швециядә җирле хакимиятнең ризалыгы белән һәм полиция күзәтчелегендә Коръәнне яндыруга бәйле акция узды. Шуннан соң Төркия Швеция саклану министры Пол Йонсонның визитына рөхсәт бирмәде һәм мондый очрашуның «әһәмияте дә, мәгънәсе дә юк» дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100