news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә 7,4 магнитудалы көчле җир тетрәү булган, үлүчеләр бар

Төркиянең үзәк өлешендә 7,4 магнитудалы җир тетрәү булды, дип хәбәр итә Европа-Урта диңгез сейсмология үзәге (EMSC). Бу 04.17 сәгатьтә 7 км тирәнлектә Кахраманмараш провинциясендәге Пазаржик районында булган.

Төркиянең күп кенә зур шәһәрләрендә җир тетрәү сизелгән. Шул исәптән Анкарада, Газиантепта, Невшехирда, Кайсери, Адана һәм Хатайда. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Җирле хакимияткә сылтама белән CNN Türk телеканалы хәбәр иткәнчә, Шанлыурфы шәһәрендә җир тетрәү аркасында 12 кеше үлгән.

Османия провинциясендә җир тетрәү аркасында биш кешенең үлеме билгеле, дип хәбәр итте губернатор Эрдинч Йылмаз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100