news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Aydınlık: Төркия «Мир» картасыннан баш тарткач, үзенең түләү системасын тәкъдим итте

Төркия Россиянең «Мир» түләү системасына альтернатив вариант тәкъдим итте, АКШ санкцияләр кертү белән янагач ул аннан баш тарткан иде. Аның урынына Әнкара һәм Мәскәү банклары Төркиянең Troy түләү системасын куллана алачак, дип хәбәр итә Aydınlık газетасы.

«Россия Үзәк банкы рөхсәте белән, әгәр АКШ санкцияләре кагылмаган Россия банклары Төркиянең Troy түләү системасын кабул итә яки Россиядә эшли торган Төркия банкларында счет ача һәм Troy белән интеграцияләнгән карта ала икән, Россия туристлары илебездә бу карталар белән әйбер сатып ала алачак», - дип аңлаттылар газетада.

Басма чыганаклары раслаганча, түләү системасы һәм аның буенча транзакцияне Төркия контрольдә тота, шунлыктан АКШка моңа тыкшыну өчен сәбәп табуы кыенрак булачак.

Билгеләп үтелгәнчә, ике илнең дә Үзәк банклары түбәндәге модельне куллана ала: сәяхәтчеләр ял итү урыны һәм транспортта барган өчен онлайн-система аша түли.

Октябрь ахырында Төркиянең кайбер шәхси, аннары дәүләт банклары да Россиянең «Мир» түләү системасын кулланудан баш тартты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100