news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Торак-коммуналь хуҗалыгын яңарту өчен төбәкләргә 150 миллиард сум акча бүленәчәк

Россия Хөкүмәте төбәкләрдә торак-коммуналь инфраструктураны яңартуга тагын 150 миллиард сум акча юнәлдерәчәк. Белгечләр фикеренчә, бу тиешле барлык объектларны тизләтелгән темпта реконструкцияләргә ярдәм итәр дип көтелә.

Өстәмә акчалар Илкүләм байлык фондыннан җәлеп ителәчәк. Быел – 37, киләсе елда тагын 113 миллиард сум бүленәчәк, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Төбәкләрдә җылылык- һәм су белән тәэмин итү системаларын, чистарту корылмаларын яңарту белән шөгыльләнүче оешмалар өчен озак вакытлы займнар каралган.

Шул рәвешле, коммуналь челтәрләрне карап тотуга каралган чыгымнарны азайту, пычранган агынты суларның күләмен киметү һәм тулаем алганда торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын арттыру күздә тотыла. Мондый проектларны гамәлгә ашыру өчен займ акчалары Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан еллык 3 процент белән 25 елга бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100