news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен дәүләт хезмәтләрендә 2023 елда түләргә мөмкин булачак

Киләсе елда дәүләт хезмәтләре порталында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә электрон квитанцияләр алу сервисы барлыкка килергә мөмкин.

Хәзер ведомствода Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән мондый документлар бирү һәм законга тиешле үзгәрешләр кертү өчен әзерлек бара. Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Документлар дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинетка киләчәк. Шулай ук шәхси кабинетта торак-коммуналь хуҗалык түләүләр мөмкинлеген тәэмин итү һәм хисап приборлары күрсәтмәләрен кертү планлаштырыла. Сервисны 2023 елда эшләтеп җибәрергә җыеналар», - диделәр министрлыкта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100