news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Торак алуда шәригать буенча финанс ярдәме күрсәтүне Казанда "түгәрәк өстәл"дә карадылар

Фәнни-гамәли чараның төп максаты – әлеге мәсьәләдә булган тәҗрибәне ныгыту.

Торак алуда шәригать буенча финанс ярдәме күрсәтүне Казанда "түгәрәк өстәл"дә карадылар
Александр Эшкинин

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген Казан (Идел буе) федераль университеты базасында «Россия торак тармагында ислам финанс моделен куллануның хокукый шартлары» темасына фәнни-гамәли түгәрәк өстәл узды. Чара халыкара дәрәҗәдә оештырылды – түгәрәк өстәл янына «сыймаганнар» белән белән интернет аша аралашу мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Чараның кереш өлешендә оештыручылар җиткергәнчә, түгәрәк өстәл янына җыелып сөйләшүнең төп максаты – әлеге мәсьәләдә булган тәҗрибәне ныгыту.

«Торак алуда шәригать буенча финанс ярдәме күрсәтү мәсьәләсен күтәреп чыгу, практик эш юнәлешләре буенча фикер алышуны хуплап кабул иттек», – диде үз чыгышында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Фикер алышучылар әйтүенчә,  рөхсәт ителгән финанс чарасын кулланып, мөселманнарны торак белән тәэмин итү - мөселман җәмәгатьчелегенең иң мөһим мәсьәләләренең берсе. Шуңа да түгәрәк өстәл янына Татарстанның хокук һәм икътисад өлкәсендә әйдәп баручы белгечләре, ислам хокуклары буенча Россия төбәкләре һәм чит илләрдән вәкилләр, дин әһелләре, банк хезмәткәрләре дә җыелган.

Сүз уңаеннан, фәнни-гамәли чара Россия Ислам университеты теләктәшлегендә КФУның юридик факультеты, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тарафыннан оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot