news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төпкә утырган теплоходның пассажирларын Казан Елга порты причалына эвакуацияләделәр

Төпкә утырган теплоходның пассажирларын Казан Елга порты причалына эвакуацияләделәр

Теплоходтагы 30 пассажирны, шул исәптән алты баланы, Казан Елга портының 9нчы причалына эвакуацияләделәр. Коткаручылар моның өчен мотокөймәләр һәм катерлардан файдаланды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Агентлык Казан янында Иделдә Зөя утравына юл тоткан «Восход-51» теплоходының төпкә утыруы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

Россия Тикшерү комитеты Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, нәтиҗәдә сигез пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган. Моннан тыш, теплоход капитанының исерек булуы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100