news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Төньяк башкалада Санкт-Петербург мөселман мәдәниятенә багышланган кичә узды

Төньяк башкалада 25 июнь көнне беренче тапкыр Санкт-Петербург мөселман мәдәнияте кичәсе узды. Бирегә Россиядә ислам динен тотучы төрле халыклар вәкилләре җыелды.

Чара программасына дини җырлар – нәшидләр, викториналар һәм дин әһелләренең чыгышлары кертелгән, төп максаты – төрле халыкларның мөселманнарын берләштерү. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы шул турыда хәбәр итә.

«Бәйрәмне уздыру идеясе пандемиягә кадәр үк тә бар иде. 2,5 ел югалды, әмма быел без теләсә кайсы очракта уздырачакбыз», – дип билгеләп үтте мөфти, Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил хәзрәт Панчеев.

«Безнең өчен бу бәйрәм төрле халыкларның мөселман кешеләрен берләштерүе мөһим. Башка республикалардан кунаклар килүе өчен мин бик шат», – дип билгеләп үтте Санкт-Петербург губернаторы администрациясенең дини берләшмәләр белән элемтә бүлеге башлыгы Владимир Иванов.

Бәйрәмне Дагыстаннан килгән кунаклар, Дагыстан Республикасы Диния нәзарәте вәкилләре хуплады, алар нәшидләр башкаруда катнашты.

Киләчәктә мөселман мәдәниятенә багышланган мондый кичәләр традициягә әйләнергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100