Төнлә Мамадыш трактында зират каршында юл-транспорт һәлакәте булган. «Татар-информ»га шаһитлар сөйләгәнчә, «Opel» машинасын йөртүче «КАМАЗ»га килеп бәрелгән.
«Юл-транспорт һәлакәте аркасында 28 яшьлек йөртүче зыян күргән. Егетне хастаханәгә илтәләр», – дип ачыклык керттеләр Казанның Дәүләт автоинспекциясендә.

Фото: © шаһитлар