news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Казанда биш катлы йортта янгын чыккан

Казанда Вокзал яны урамындагы биш катлы йортта янгын чыккан. Йортның икенче катындагы фатирда 12 квадрат метрлы әйберләр һәм җиһазлар янды.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче биш кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнде. Янып торган фатирдан 41 һәм 59 яшьлек ике ир-атны янгын сүндерүчеләр чыгарды.

Аларны икесен дә хастаханәгә алып китәләр. Янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре билгели, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100