news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Казан үзәгендә исерек чит ил кешесе ир-атны таптаткан

Узган төндә Казанның Пушкин урамында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда «Татар-информ»га шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, KIA автомобиле белән исерек килеш идарә итүче Үзбәкстан гражданины юл аша чыгып баручы 52 яшьлек җәяүлене таптаткан. Имгәнгән ир-атны хастаханәгә китергәннәр.

Хокук бозучы тоткарланган һәм полициягә китерелгән. Якындагы 10 көндә ул рәшәткә артында булачак. Моннан тыш, чит ил кешесенә 30 мең сум штраф түләргә кирәк.

Казанның ЮХИДИ инспекторлары автомобиль белән исерек килеш идарә иткән өчен административ җаваплылык - 30 мең сум штраф һәм 1,5-2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралганын искәртә.

«Казан Дәүләт автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләрне юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә, исерткеч эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итмәскә, җәмәгать транспортыннан яки такси хезмәтеннән кулланырга өнди», - дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100