news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Төнлә Әлмәттә бала һәм хатын-кызны машина таптаткан, әни кеше үлгән

Төнлә Әлмәттә бала һәм хатын-кызны машина таптаткан, әни кеше үлгән
Татарстан прокуратурасы

Кичә 23.25 сәгать тирәсендә Әлмәттә Заречная урамында юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Audi Q7 внедорожнигы белән идарә итүче 37 яшьлек ир-ат юлдан баручы 44 яшьлек хатын белән 9 яшьлек кыз баланы бәрдергән.

Хатын-кыз имгәнүләрдән үлгән, ә бала авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән.

«Һәлакәт урынына Әлмәт прокуроры вазифаларын башкаручы Марсель Гимаев килгән. Юл-транспорт һәлакәте буенча процессуаль тикшерү оештырылган, аның барышын һәм нәтиҗәсен шәһәр прокуратурасы контрольдә тотачак», - диде Руслан Галиев.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100