Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Томскидагы “Татар мәдәнияте көннәре”ндә төрле милләт вәкилләре катнашачак.
Томскидагы “Татар мәдәнияте көннәре”ндә төрле милләт вәкилләре катнашачак.
(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 4-6 ноябрь көннәрендә Томски шәһәренең Кәримбай йортында “Татар мәдәнияте көннәре” узачак. Ул сәүдәгәр, милләт үсеше өчен күп эшләр башкарган Кәрим Хәмит истәлегенә багышлап уздырыла. “Татар мәдәнияте үзәге” өлкә дәүләт учреждениясе директоры Флера Сабирова “Татар-информ” хәбәрчесенә белдергәнчә, өч көн узачак әлеге чарада күргәзмәләр, концертлар, конференцияләр каралган. Татар мәдәнияте көннәре “Матур Кәримбай” йорты дигән күргәзмәдән башланып китәчәк. Анда сәнгать мәктәбендә йөрүче балалар әлеге татар йортын, татар әкиятләре рәсемнәрен тәкъдим итәчәк. Әйтергә кирәк, анда төрле милләт балалары рәсемнәре куелачак. Моннан тыш китап күргәзмәсе дә каралган.
Кәримбай йорты буенча оештырылачак сәяхәттә Кәрим Хәмитнең оныклары Ибраһим Хәмитов, Фәния Хәмитова, оныгының улы Әлмир Хәмитов катнашачак. Әйтергә кирәк, Томскида тарихчы Надежда Савельева һәм профессор Лидия Муравьева хәзерге вакытта Кәрим Хәмит турында китап чыгарырга жыеналар икән.
Кичен төрле ижат коллективлары катнашында узачак “Безнең көч - дуслыкта һәм татулыкта” дигән концертта татарларның “Күбәләк”, “Халык моңнары”, балаларның “Шатлык”, Тимерязово районы милләттәшләребездән тыш башкорт, чуаш, чәчән ижат коллективлары катнашачак. Шулай ук милләттәшләребезне котларга Томски шәһәренең мәгълүмат сәясәте һәм иҗтимагый элемтәләр департаменты баш белгече Андрей Макаров, Мәдәният буенча департамент вәкиле Ирина Сидельникова, мэриянең иҗтимагый элемтәләр бүлеге җитәкчесе Татьяна Махагон, Төньяк округ хакимияте җитәкчесе Камил Әхмәдуллин, татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Морат Хөснетдинов киләчәк.
Икенче көн “Мәгариф һәм мәдәният. Милләтне саклау нигезе” дигән шигаръ астында узачак. Кәримбай йортында татар теле һәм гореф-гадәтләре, халык-эстрада җырлары, милли биюләр дигән ачык дәресләр узачак. Әйтергә кирәк, бу икенче көн тулаем диярлек балаларга багышлана. Шул ук көнне “Бүләк” дигән балалар концерты узачак. Анда апрельда татар музыкасы бәйгесендә җиңүче татар, рус, әзәрбәйҗан, әрмән балалары һәм Кызыл Каш, Абытай, Эушта районыннан татар балалары катнашачак. Шулай ук әлеге районның өч мәктәп директорлары, укытучылар катнашында “түгәрәк өстәл” узачак. Флера Сабирова белдерүенчә, анда “диалог” дигән программаны карау күздә тотыла. Ул бөтен татар балаларын бер юнәлеш буенча укытуны күзаллый. Әлеге эксперемент уңышлы килеп чыкса аны башка милләтләр дә кулланырга уйлый икән. Хәзерге вакытта Томскиның биш районында татарлар укмашып яши.
Шул ук көнне кичен яшьләр очршуы узачак. Хәзерге вакытта Томскида яшь милләттәшләребез яңа оешма төзеп үз эшләрен активлаштырып җибәрергә ниятли.
6 ноябрь көнне Яшь тамашачылар театрында татар мәдәнияте көннәрен ябу тантанасы булачак. Уфадан килгән Ирек Ногманов һәм Халыклар бердәмлеге көнен истә тотып төрле милләт вәкилләре катнашында зур концерт каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз