news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә татар телен, мәдәниятен өйрәнү юнәлеше буенча «Этнос» лагере эшли башлады

Төмәндә татар телен, мәдәниятен өйрәнү юнәлеше буенча «Этнос» лагере эшли башлады
Фото:

Мәктәпләрдә укулар бетүгә, балаларны актив ял иттерү максаты белән җәйге лагерьлар эшли башлады. Төмән шәһәренең «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә, гадәттәгечә, татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнү юнәлеше буенча ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшен башлап җибәрде. Лагерьның ачылу тантанасын үзәкнең татар теле укытучысы Наисә Гайнельянова алып барды. Бу хакта «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Лагерь җитәкчесе Татьяна Малышкина балаларга һәм ата-аналарга сәламләү сүзләре җиткерде. «Сезнең өчен генә түгел, безгә дә бүген зур бәйрәм. Чөнки без, балалар, сезнең белән кабат очрашабыз. Биредә сез саф һавада ял итеп, татарча сөйләшергә, җырларга, биергә, шулай ук кул эшләре, рәсем ясарга, татар халык йолаларын өйрәнерсез, өлкәдәге татар авыллары белән танышырсыз. Каникулларны күңелле ял итеп уздырырсыз дип ышанабыз», - дип сөйләде.

Аның әйтүенчә, быел лагерьга 34 бала кабул ителгән. Аларның дүртесе бушлай: 2 баланың әтиләре махсус хәрби операциядә катнаша, 2се күп балалы гаиләдән. Быел бер смена гына эшләячәк. Балалар ике отряд – «Йолдызлар» һәм «Кояш нурлары» төркемнәренә бүленгәннәр. Педагог-тәрбиячеләр алар өчен төрле кызыклы, танып белү һәм өйрәнү өчен файдалы чаралар, уеннар, мавыктыргыч сәяхәтләр, файдалы очрашулар әзерләгәннәр.

Балаларга «Камыр батыр» татар халык әкиятен карарга тәкъдим иттеләр. Әкиятне балалар гына түгел, әти-әниләр дә бик мавыгып тамаша кылдылар. Әкият барышында Наисә Камил кызы геройлар кушкан биремнәрне үтәп, «Түбәтәй», «Сазлыктан үтү» «Кашык белән су ташу» кебек уеннар оештырды, бергәләшеп табышмакларның җавапларын таптылар, балалар татар телендә шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot