news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән татарлары милләтнең киләчәге укытучыларда дип саный

Төмән татарлары милләтнең киләчәге укытучыларда дип саный
http://yanarish72.ru/

Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Рәүфә Кангазинаның «Милләтебез киләчәге – сезнең кулда» дигән язмасы чыкты.

26 апрель – Г.Тукайның туган көне уңаеннан, Төмән шәһәренең 52 нче гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге, «Бәрәкәт» өлкә хәйрия фонды, «Яшь буын» өлкә татар яшьләре оешмасы ярдәме белән «Туган тел көне» уздырылды. Бирегә өлкәнең этномәдәни компонентлы мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан укытучылар һәм татар теленә гашыйк булган укучылар чакырылган иде.

Бәйрәм чарасының программасы тыгыз һәм кызыклы булды. Кунаклар башта заманча төзелгән яңа мәктәп буенча экскурсия ясадылар. Аннары шәһәр татар мәдәният үзәге артистлары һәм 52 нче мәктәп укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән бик матур концертны тамаша кылдылар.

Мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбиров, җырчылары Кристина Тонко, Марат Вәлиев, Наилә Габдуллина, мәктәп укучылары Тимур Бикмуллин, Ясминә Вәлиева башкарган татар халык җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. «Ләйсән» (җитәкчесе И.Сафин) кече оркестр, «Аккош» (Е.Володина) бию, «Чулпан» (Г.Хөсәинова) җыр ансамбльләре чыгышлары, кеше-оркестр Әбүзәр Миңнебаев төрле музыка уен коралларында башкарган көйләрне, Сафия Асадуллина сөйләгән шигырьне дә тамашачылар ялкынлы алкышларга күмделәр.

Чараның төп өлеше - өлкә, регионара олимпиадаларында югары урыннар алган укучыларны һәм аларга төпле белем биргән укытучыларны тәбрикләү иде. Сәхнәгә мәктәп директоры Алевтина Манкаева, «Бәрәкәт» фонды җитәкчесе Мөнирә Хөснетдинова, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге рәисе Ринат Насыйров, «Яшь буын» оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов чыгып, 16 укытучыга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар.

Ринат Хәмзә улы: «Татар халкыбызның киләчәге сезнең кулда. Сез булганда – без дә булырбыз. Сез - һәркемебез өчен үрнәк. Киләчәк буында туган телебезгә мәхәббәт уяткан өчен, татар теленең кирәклеген аңлатып, өйрәнергә аларда кызыксыну уятканыгыз, хөрмәт тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Телебезне саклап, аның дәрәҗәсен бергә күтәрик», - диде.

Аннары сәхнәгә 15 укучыны чакырып, аларга да Мактау кәгазьләре тапшырдылар. Алар: Мәдинә Алишева (Вагай районы, Усак мәктәбе), Камилла Гайсина (Юрмы мәктәбе), Камил Шәмсетдинов (Юрмы мәктәбе), Дианира Ибукова (Тугыз мәктәбе), Алинә Мусина (Тубыл шәһәре), Оксана Гарифханова (Тубыл районы, Күкрәнде мәктәбе), Регина Фазыйлова (Вәчир мәктәбе), Раиф Мөхәммәтҗанов (Төмән районы, Талымхан мәктәбе), Дания Хәмидуллина (Шыкча мәктәбе), Наилә Гарипова (Ямбай мәктәбе), Зифа Корманова (Индрәй мәктәбе), Гүзәл Исхакова (Ялутор районы, Аслана мәктәбе), Хәҗәрсон Саматова (Түбән Тәүде районы, Киндерле мәктәбе), Зөлфия Хамраева (Төмән шәһәренең 52 мәктәбе), Резидә Кирамова (52 мәктәп).

Форсаттан файдаланып, Ринат Насыйров 52 мәктәпкә интерактив такта бүләк итте. Һәм алдагы елларда башка җиңүче мәктәпләргә дә булачагын әйтте.

Бүләкләү чарасы «Сүнмәс хисләр» (Ә.Назыйров) вокал ансамбле башкаруында «Туган телем» җыры белән тәмамланды.

Аннары килгән кунакларга Татарстан кинорежиссеры Илдар Ягафаровның «Исәнмесез» нәфис фильмын карарга тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100