news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Төмән татарлары «Дуслык күпере» фестивалендә милли мәдәният белән таныштырды

Төмән татарлары «Дуслык күпере» фестивалендә милли мәдәният белән таныштырды
http://yanarish72.ru/

Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Рәүфә Кангазинаның «Төмәндә «Дуслык күпере» гөрләде» дигән язмасы чыкты.

Россия көнен төмәнлеләр шәһәрнең Төсле бульварында «Дуслык күпере» милли мәдәниятләр фестивале белән бергә бәйрәм иттеләр. 27 нче «Дуслык күпере» фестивале өлкә милләтләр эшләре комитеты ярдәмендә өлкә милли берләшмәләренең координацион советы инициативасы белән оештырылды. Бу бәйрәм Россия халыкларының бердәмлегенең, үзара дус, аралашып, ярдәмләшеп яшәүнең мөһимлеген кабат дәлилләде. Тантаналы чара 11 сәгатьтә «Без бергә, без – Россия» дип исемләнгән концерт белән башланып китте. Мәйданга җыелган 10 меңнән артык кешене өлкә губернаторы Александр Моор котлады.

- Үзенең меңьеллык тарихында безнең Ватан берничә тапкыр авыр вакытлар кичерде, әмма һәрвакыт Россия җиңүче булды. Бүген Россия глобаль чакыруларга каршы тора, әмма бернинди санкцияләр һәм чикләүләр дә безне безнең принциплардан һәм фикерләрдән баш тартырга мәҗбүр итмәячәк һәм максатларга ирешергә комачауламаячак.

Ул максатларның иң мөһиме - Россияне үз йорты дип санаучы һәркемгә аңлаешлы һәм гади - ул тыныч, көчле һәм чәчәк атучы дәүләттә тату яшәү. Төмәнлеләр өчен бу, һичшиксез, кыйммәт. Без, ата-бабаларыбызның героик буыны кебек үк, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп, нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанам. Президент әйткәнчә, Россиянең көче һәм бөеклеге - аның уникаль күптөрлелегендә һәм безнең бурыч - аны саклап калу, арттыру. Һәр халыкның теле, гореф-гадәтләре, йолалары - илебезнең бәһасез байлыгы. Төмән өлкәсен төрле милләт вәкилләре Ватан дип саный.

Шуңа күрә бүген без 27 нче тапкыр «Дуслык күпере» өлкә фестивален ачабыз. Бу безнең зур, тату, күпмилләтле гаиләбез өчен бәйрәм, Төмән җирендә яшәүче халыкларның милли мәдәният хәзинәләре һәм тарихлары белән танышу мөмкинлеге, - дип билгеләп үтте регион башлыгы.

Сәхнәгә өлкә милли берләшмәләр вәкилләре чыгып, Россия Гимнын халык белән бергә башкарганда һәркемнең йөзендә горурлык хисе чагылды. Ачылу тантанасыннан соң сәхнәдә күпмилләтле Төмән өлкәсе халыкларының милли биюләре башкарылып, төрле телләрдә лирик һәм күңелле халык җырлары кичкә кадәр тынмады. Ә өлкә губернаторы урынбасары Павел Белявский җитәкчелегендәге делегация Төсле бульвар буйлап тезелгән милли «йорт»ларга уздылар.

Делегация составында өлкә Думасы рәисе Сергей Корепанов, шәһәр хакимият башлыгы Руслан Кухарук һәм регионда танылган сәясәтчеләр бар иде. Фестивальдә 22 милли хуҗалык эшләде, алар кунакларны үзенең күптөрлелеге белән сөендерде. Хөрмәтле кунаклар һәр «йорт»та халыкларның көнкүреше, мәдәнияте элементлары, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштылар. Мәсәлән, рус «йорты»нда кунакларны йола буенча икмәк-тоз белән каршы алдылар.

Казах юртасында домбрада уйнап кәләшне кияүнең туганнары белән таныштырдылар. Казаклар кылыч белән кисү дәресләре бирделәр, әрмәннәр курчак тамашасына чакырдылар, украиннар «балчык могҗизасы» дигән мастер-класс үткәрделәр. Немецлар каймактан май язу ысулын күрсәттеләр, ненец чумында саклагыч курчаклар ясарга өйрәттеләр. «Дуслык күпере»ндә беренче тапкыр калмык күчмә кибиткасы тәкъдим ителде.

Ә татарлар белән башкортлар быел берләшеп, җыр-биюгә гашыйк тамашачылар өчен матур концерт программасы әзерләгәннәр иде. Шуңа күрә татар «йорт»ы тирәсендә халык кичкә хәтле тынмады. Өлкәнең төрле районнарыннан җыелып килгән иң оста сәләт ияләре татар, башкорт көйләрен, биюләрен башкардылар, төрле музыка коралларында уйнап, тамашачыларны биеттеләр.

Хөрмәтле кунакларны безнекеләр Себер бавырсагы һәм чәк-чәк белән каршылап, «Печән өсте» дигән күңелле күренеш тәкъдим иттеләр. Кунаклар «Милли йорт»та булып, себер татарларының көнкүрештә кулланылган җиһазлары, декоратив-кулланма сәнгать эшләре белән таныштылар, милли ризыклардан авыз иттеләр.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина бәйрәмне оештыруда катнашучыларга рәхмәтен белдереп: «Бүген хөрмәтле кунакларыбыздан мактау сүзләре ишетүе бик күңелле булды. Моны мин бу зур масштаблы проектта катнашкан һәрбер кешенең казанышы дип әйтер идем. Визит карточкасын Аслана татар мәдәният үзәгенең иҗади төркеме әзерләде, аның режиссер-гамәлгә куючысы Ильяс Бакиев булды. Биредә һәр район автономиясе үз өлешен кертте.

Форсаттан файдаланып җырчыларыбыз, биючеләребез, сценарий төзүчеләр, чараны алып баручылар, тавыш операторы, йөздән артык төр милли ризык әзерләгән хуҗабикәләр, зур җаваплылык белән «Милли йорт»ны бизәүчеләр һәм татар халкыбызның бай мәдәниятен, кунакчыллыгын оста күрсәтә белгән иҗат ияләренә, спонсорларыбыз – Марат Белалов, Эльмар Ибуков, артистларны ашатучы Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге хезмәткәре Гөлнур Загидуллинага рәхмәтемне белдерәм.

Шуны да әйтергә кирәк, «Дуслык күпере»ндә без инде ике ел бергә Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге (җитәкчесе Мансур Кәбиров) белән берлектә катнашабыз. Шулай ук безнең командага теләктәшлек белдереп Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге директоры Вилдан Якубовның килүе дә безне шатландырды», - диде.

Көн дәвамында Төсле бульварда төрле милли һәм спорт уеннары, күңел ачу мәйданчыклары эшләде. Әлеге Халыклар бердәмлеге бәйрәмендә һәр шәһәр кешесе вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100