news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсенең Ялутор шәһәрендә татарча фильм күрсәттеләр

Төмән өлкәсенең Ялутор шәһәрендә татарча фильм күрсәттеләр
http://yanarish72.ru

Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Гөлнур Вәлиеваның «Ялуторда татар фильмы күрсәтелде» дигән язмасы чыкты.

19 ноябрьдә Ялутор шәһәренең «Премьер» кинотеатрында Илдар Ягъфәровның татар телендәге «Исәнмесез» фильмы күрсәтелде. Өлкәбездә татар киносын күрсәтүне «Ак калфак» оешмасы башлап җибәрде. Төмән шәһәрендә яшәүчеләр берничә фильм карау бәхетенә ирештеләр.

«Исәнмесез» - татарда тәнкыйтькә юлыккан шул рәвешле исәнләшүнең мәгънәсен ачыклап бирә. Еллар үтү белән бердәмлек хисләрен югалткан биш бертуган арасындагы мөнәсәбәткә таянып, кешелеклелек, телне саклау, ярдәмчеллек кебек темаларны үз эченә алган тирән эчтәлекле фильм.

Оештыруда башлап йөрүче Лиана Гаптеләхәтова Ялуторда күп кеше җыелуын һәм зур рәхмәтләр белән саубуллашуларын, бик рәхәтләнеп карауларын хәбәр итте.

- Татарларыбыздан җылы сүзләр ишетү күңелне үстереп җибәрде. Башка фильмнарны да алып килергә булдык. Шул көнне үк 10 декабрьдә шул ук кинотеатрда булачак «Әпипә» музыкаль фильмына билет та алып куйдылар. Ә бу көнне килми калучылар өчен «Исәнмесез»не 3 декабрьдә кабатлап күрсәтергә уйладык. Шулай татар телендәге киноларга мәхәббәт уятырга тырышачакбыз. Безнең режиссерлар югары дәрәҗәдәге кинофильмнар төшерәләр. Горурланып карарлык алар.

Аннары мәчеткә бардык. Анда Раил хәзрәт Мәхмүтов җылы каршы алды. Бергәләшеп сөйләшеп чәйләр эчтек. 3 декабрьгә дә мәдәни программа әзерләп куйдык: музейга керәчәкбез. «Ак калфак» оешмасына керергә теләк белдерүчеләр дә булды.

27 ноябрьдә Төмәндә «Азбука кино» кинотеатрында «Исәнмесез»не күрсәтелә. Әниләр көне белән тәбрикләп, якын кешеләренә күңелле ял оештырырга теләүчеләр өчен дә уңайлы була.

Ялуторда Шәүкәт хәзрәт Латыпов киноны бик ошаткан. Яшьләр, олылар өчен дә карарга кирәкле фильм, диде ул. Берничә тапкыр күземнән яшьне дә сөртеп алырга туры килде, ди.

Раил хәзрәт: «Исәнмесез» фильмы, иң беренчедән, татар телендә. Бу татарларыбызга бик кирәкле эш. Татар телебез бар, башка халыклар да татарлар бар икәнлеген күрсеннәр. Өлкәдә яшәүчеләр белән үзара мөнәсәбәт урнаштыруда бу мөһим. Үзебез өчен дә бергә җыелуны оештыруда, татар телебезнең әһәмиятен күтәрүдә дә зур роль уйный.

Аннан соң, татарларның югары дәрәҗәдәге кино да төшерә белүен күрдек. Ул әйбәт төшерелгән, иң кирәкле темаларны эченә алган: гаиләдәге мөнәсәбәт, бер-беребезне аңлау, күрешү, ярдәм итү. Күп кешеләрнең күңеленә, аңына тәэсир итә. Шатланып карадылар ялуторлылар, мактап чыктылар, - дип үз фикерен җиткерде.

Татар киносы, спектакле тамаша гына түгел, тирән эчтәлекле булуы белән аерылып тора. Аларда тәрбияви мәгънә салына. Рәхмәт оештыручы кызларга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100